(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче июнь, Алсу Сафина). Бүген Казанда “Игелекле дулкын” фестивале
гимнын тәкъдим иттеләр – җыр Игорь Крутойның Популяр музыка академиясенең (Идел
буе) “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үткән хисап концертында яңгырады.
Академия Татарстан башкаласында узган елның апрелендә ачылды. Композитор Игорь
Крутой һәм җырлар авторы Джахан Поллыева – академия студентлары башкарган гимн
авторлары.
Хисап концертында
академия студентлары үзләренең казанышларын ата-аналарына, кунакларга
күрсәттеләр. Кунаклар арасында Казан Мэры Илсур Метшин һәм Популяр музыка
академиясенең генераль продюсеры, җырчы, композитор, Россиянең Халык артисты Игорь
Крутой да бар иде.
Шәһәр башлыгы,
кунакларны сәламләп, залда җылы атмосфера булуын билгеләп үтте. “Безне Игорь
Яковлевич белән очраштырган өчен язмышка рәхмәт, - диде Илсур Метшин. – Бездә уникаль
проект “Игелекле дулкын” барлыкка килде. Аның Казанда тууына мин бик шатмын”.
Искәртергә кирәк,
“Игелекле дулкын” Бөтенроссия фестиваленә старт узган елның 30 ноябрендә
бирелде. Ул ТР башкаласы Мэриясенең һәм Игорь Крутойның Популяр музыка
академиясенең “Игелекле Казан” проекты эгидасы астында үтә торган уртак
проекты. Әлеге хәрәкәт бер сәхнәдә балалар йортларында тәрбияләнүче, ата-ана
каравыннан башка калган балаларны, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә
тәрбияләнүче балаларны, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җыя. Шул ук көнне
фестивальнең беренче гала-концерты үтте.
Илсур Метшин Россия
Президенты Владимир Путинга рәхмәтен белдерде – быел фестиваль президент
грантлары фондының ярдәмен алды. Моның ярдәмендә фестивальнең географиясе
илебезнең 9 шәһәренә киңәячәк: Казан, Курск, Краснодар, Севастополь,
Владивосток, Новосибирск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Мәскәү. Иртәгә бәйгенең
төбәк этаплары старт ала. “Бу үзенчәлекле балалар, Игорь Крутой академиясе,
оештыручылар һәм катнашучылар ярдәмендә без аларның сәләтләрен күрә алабыз, -
диде Мэр. – Игелекле Казан дулкыннары илебезгә таралыр һәм балаларыбыз аннан
читтә дә сәхнәдә иҗат белән шөгыльләнә алыр, дип ышанабыз”.
“Игелекле дулкын”
проектының әһәмиятен композитор Игорь Крутой да билгеләп үтте. “Әлеге проект
безгә, илебезгә бик кирәк. Чөнки һәр шәһәрдә, һәр төбәктә бу проблема бар, -
диде композитор. – Көнбатышта инвалид балалар күптән инде комплексларсыз
яшиләр, югары уку йортларында укыйлар, һөнәрләр үзләштерәләр. Бездә бу
тенденция әле генә бөреләнә башлады, без дә аңа, сәламәт балалар белән
мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бер сәхнәдә җыеп, кушылабыз. Бу алар
арасындагы араны киметер һәм әлеге хезмәттәшлек итү күп кенә талантлар ачар,
дип уйлыйм”.
Популяр музыка
академиясе турында сөйләгәндә, Игорь Крутой билгеләп үткәнчә, Казанда мондый
үзәк барлыкка килү зур кызыксыну уяткан. “Мин сезгә бик рәхмәтлемен. Бу
ата-аналар ышанычы, балалар ышанычы”, - диде продюсер.
Шуннан соң
сәхнәдән “Игелекле дулкын” фестивале гимны яңгырады – рояль артында маэстро
Игорь Крутой утырды. “Барысын да берләштерә алырлык гимн язарга кирәк иде –
әтиләр дә, әниләр дә, иң беренче чиратта, балалар да аны җырларга теләсеннәр
иде”, - диде композитор. Аның сүзләре буенча, гимнда иң мөһиме – атмосфера. “Аны
ноталар белән дә, сүзләр белән дә аңлатып булмый. Җырда атмосфера булса, ул
уңа, - диде Игорь Крутой. – Никадәр уңганын сез бәяләгез”. Тамашачылар гимны алкышлар
белән каршы алдылар.
Концерт академия
студентлары чыгышлары белән дәвам итте. Концертка шулай ук Эльмира Кәлимуллина,
“Мураками”, “Большой Куш”, “Прогульщики” төркемнәре, башкаручылар Андрей Руденко,
Мария Семенова, Карина Җиһаншина, Альбина Казыйханова, Матвей Козин чакырылган
иде. Билетлар сатудан җыелган акчалар авыру балаларга ярдәм итүче Анжела
Вавилова ис. фондка тапшырылачак.
Искәртергә кирәк,
бүген Илсур Метшин һәм Игорь Крутой “Игелекле Дулкынга” старт бирделәр. Алар гомумроссия
фестиваль хәрәкәтенең Попечительлек советының составын расладылар һәм “Игелекле
дулкын” фестиваленең төбәк турларын уздыру графигына кул куйдалар.
Иртәгә Казанның
“Московский” мәдәният-спорт үзәгендә “Игелекле дулкын” фестиваленең сайлап алу
турлары старт ала, ул ике көн дәвам итә һәм 8 июньдә гала-концерт белән
тәмамлана. Анда берничә юнәлештә билгеләнгән фестиваль җиңүчеләре катнашачак.
Бөтенроссия
фестиваленең гала-концерты Казанда 30 майда узачак – илебезнең сәләтле балалары
эстрада йолдызлары һәм атаклы артистлар Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Валерия,
Юлиана Караулова һ.б. белән чыгыш ясаячак.