(Казан шәһәре
KZN.RU, 23-нче май, Алсу Сафина). 1 сентябрьдә Казанның Совет районындагы “Светлая
долина” торак комплексында 800 урынга 184 номерлы яңа мәктәп үзенең беренче
укучыларын кабул итәчәк. Хәзер академик М.И.Мәхмүтов исемен йөртә торган мәктәптә
эчке бизәү эшләре бара. Моннан кала, педагогик коллектив формалаша һәм укучылар
җыела. Эшләр барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Өч катлы мәктәп “Жилище” федераль максталы программасы буенча узган елның мартында төзелә башлады. Мәктәп
11,5 мең кв.м мәйданлы территориядә урнашкан, ә бина мәйданы 12 мең кв.м тәшкил
итә. Төзүче – “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ, подрядчы – “Алтын групп” ҖЧҖ. Сүз уңаеннан,
киләчәктә күршедә 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзелеше
планлаштырыла.
Аерым фәннәрне
тирәнтен өйрәнү мәктәбендә берничә юнәлеш каралган: химия-биология, биология-география,
мәгълүмати-технологик, шул ук вакытта экологик белем бирүгә дә игътибар биреләчәк.
Яңа уку елына 1-8 класс укучыларын җыю планлаштырыла. Белем көнендә мәктәпкә
600 укучы киләчәк. Мәктәп директоры вазыйфаларын үтәүче Эльвира Сәләхова шәһәр
башлыгына хәбәр иткәнчә, аның сәфәре алдыннан ата-аналардан 100 гариза кабул
ителгән. Шуларның 46-сы – беренче сыйныфка. Мәктәптә “Светлая долина” һәм “Весна”
торак комплексларында, Зур һәм Кече Клыки торак массивларында, шулай ук Совет
районында урнашкан якын-тирә йортларда яшәүче балалар йөриячәк.
Эльвира Сәләхова
сүзләре буенча, хәзерге вакытта педагогик коллектив формалаша. Биредә 100
хезмәткәр эшләр, дип фаразлана. “Яхшы коллектив, яхшы традицияләр формалашуын
телим”, - диде Илсур Метшин.
Мәктәптә ике холл
– югары һәм башлангыч класс укучылары өчен, китапханә, спор залы, уку
кабинетлары һәм медицина пункты бар. Мәктәптә хәрәкәтләре ягыннан мөмкинлекләре
чикләнгән укучылар өчен дә уңайлыклар бар. Шәһәр башлыгы уку классларын, 285
урынга исәпләнгән актлар залын, ашханәне, юыну бүлмәләре һәм укытучылар
бүлмәсен карап чыкты. 500 кв.м мәйданлы эчке ишегалдында ачык күк астында
чаралар үткәреп булачак.
“Яхшы мәктәп,
якты”, - диде Илсур Метшин. “Төзүчеләргә башка проектларның иң яхшы якларын тормышка
ашырырга кирәк. Казанда XXI гасыр мәктәпләре булуы яхшы. Тиешле вакытка,
Татарстан башкаласы дәрәҗәсенә лаеклы итеп, эшләрне тәмамлавыгызны сорыйм”, -
диде Мэр.
Чарада Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Совет районы администрациясе
башлыгы Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов, Азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Гүзәл Ананьева, заказчы,
төзүче, подрядчы оешмалар вәкилләре һ.б. катнашты.
Билгеләп үтәргә
кирәк, “Светлая долина” торак комплексындагы мәктәп 2018-2019 уку елына
тапшырылачак мәктәпләрнең берсе – “Салават күпере” торак комплексында һәм Минск
урамы районында 1224-әр урынга исәпләнгән тагын ике мәктәп ачылачак. Монна кала,
“Весна” торак комплексында мәктәп төзелә. Гәрәев урамында тагы бер мәктәп төзелеше
башланырга тора (“Соловьиная роща”).