(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче май, Ксения Швецова). “Казан” милли-мәдәни үзәге каршында җир
асты паркингы төзү барышында төзекләдереләчәк территорияне Фукс бакчасына кадәр
киңәйтәләр. Хәзер ул 30 мең 88 квадрат метр тәшкил итә. Әлеге карар Казан Мэры
Илсур Метшин уздырган күчмә киңәшмә вакытында кабул ителде. Ул подрядчыларга
шәһәр өчен тагын бер мөһим булган объект өчен рәхмәтен белдерде һәм барлык
эшләрне футбол буенча дөнья чемпионатына тәмамларга кушты.
Бүгенге көндә
паркингы төзү эшләре төгәлләнү алдында тора. 957 машинага исәпләнгән 4 яруслы
парковкадан тыш, “ТАИФ” ААҖ парковканың эксплуатацияләнә торган түшәмен һәм
якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләрен башкара. Җир өсте өлеше шартлы
рәвештә ике өлешкә бүленгән: автомобильләрнең туктап тору урыны һәм җәяүлеләр
йөри торган урын. Җәяүлеләр зонасында “Миллениум” күперенә панорама күренешле амфитеатр
һәм Казансу елгасының уң як ярын төзү каралган. “Гомуми территориянең бер өлеше
паркинг төзү проектына кертелгән иде. Ләкин скверның бер өлеше проектка кермәде
һәм гомуми күренештән аерылып тора башлады. Шуңа күрә бүген төзекләндерү
территориясен Фукс бакчасына кадәр зурайтырга карар кылдык”, - диде “ТАИФ” ААҖ
төзелеш һәм капиталь төзекләндерү буенча генераль директор урынбасары Илгиз
Латыпов
Төзекләндерү эшләренең
күпчелеге тәмамланган. Якын арада калган эшләрне тәмамларга планлаштырыла.
Мэр подрядчыларга
яңа объект өчен рәхмәтен белдерде. “Эшләр тиешле дәрәҗәдә башкарылган. Төзүчеләр
әлеге территориянең архитектур йөзен бозмаганнар, ә матурайтканнар, тәртипкә
китергәннәр, - диде Илсур Метшин. – Әлеге объект “ТАИФ” ачык акционерлык
җәмгыятенең шәһәребезгә тагын бер бүләге булачак”.
Искәртергә кирәк,
Пушкин урамында 4 яруслы парковка төзелеше 2016 елның сентябрендә башланган
иде. Объектның заказчысы – “ТАИФ” ААҖ, проектлаучысы – “Татинвестгражданпроект”
ДУП. Парковка 957 машинага исәпләнгән, шул исәптән 61 урын хәрәкәтләре ягыннан
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен каралган. Биредә шулай ук электромобильләр
өчен 8, ә электрокарлар өчен 2 кору урыны каралган.
Төзелеш эшләре 15
июньгә тәмамланачак.