Казан студентлары “Россиянең студентлар язы” фестивалендә гран-при алдылар
vk.com/studvesnarsm
(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче май, Ксения Швецова). Казанның югары уку йортлары студентлары “Россиянең
студентлар язы” Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар. Татарстан Республикасының
җыелма командасына гран-прины шимбә көнне Ставрополь шәһәрендә тапшырдылар. Бу хакта
бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов
хәбәр итте.
Фестивальдә Россиянең
82 төбәгеннән барлыгы 2700 студент катнашты. “Безнең студентлар чираттагы
тапкыр үзләренең иң иҗади һәм көчле студент булуларын расладылар”, - дип
билгеләп үтте А.Фәизов.
Казан Мэры Илсур
Метшин студентларны җиңүләре белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге җиңүдә
уку йортлары җитәкчеләренең һәм иҗади коллективларның өлеше зур. “Студентлар
язы – җитди форум. Анда бер тапкыр җиңү – бер эш, ә берничә ел дәвамында
дәрәҗәне саклау күп нәрсә турында сөйли, - диде И.Метшин. – Яшьләрне әлеге
бәйгегә әзерләүдә катнашучыларга – укытучыларга, югары ук йортлары ректорларына,
җитәкчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Алар студентлар тормышы күпкырлы асылташ
икәнен аңлыйлар. Әлеге җиңүләр ярдәмендә Казаныбыз да башка төрле балкый”.