(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казанда шәһәр Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды.
Киңәшмәдә 2018 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерләнү һәм Казанның су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар хакында фикер алыштылар.