(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче май, Алсу Сафина). 4 май көнне Казанда “Имәнлек” метро станциясендә
сынау өчен поезд йөртелде, бу көннәрдә төнлә күчмә состав һәм юллар тикшерелә.
“Казметрострой” АҖ гендиректоры Марат Рәхимов эшләрне ай эчендә тәмамларга
вәгъдә итте. Казан Мэры Илсур Метшин метроны музейлар, архитектура, парклар һәм
яр буйлары белән беррәттән шәһәрнең истәлекле урыны, дип атады.
“Метро
төзүчеләргә шәһәргә, казанлыларга шундый бүләкләре өчен рәхмәт. Казан
метрополитенының 11-нче станциясе ачылу – зур һәм кыйммәтле бүләк”, - диде И.Метшин.
Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да рәхмәтен белдерде.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Казанда гына
соңгы еллар эчендә метро төзелә.
“Эшне системалы
башкарганнары өчен метро төзүчеләргә рәхмәт”, - дип өстәде шәһәр башлыгы. “Дөнья
чемпионатына кадәр эшләр тәмамланыр, дип ышанам”, - диде Мэр.
“Шәһәрдә метро –
беренче чиратта, шәһәрлеләр өчен, бигрәк тә Идел буе районында яшәүчеләр өчен
уңайлылык. Без моңа күнегәбез, ләкин күп кенә кунаклар өчен, бигрәк тә кечкенә
шәһәрләрдән килүчеләргә, метро – музейлар, архитектура, парклар һәм яр буйлары
белән беррәттән шәһәрнең истәлекле урыны”, - дип белдерде И.Метшин.
Эшләр барышы
хакында эшлекле дүшәмбедә “Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов
хәбәр итте. Ул сөйләгәнчә, “Имәнлек” станциясендә төзелеш-монтаж эшләре
тәмамланган диярлек. Хәзер метрополитен белгечләре көйләү һәм тест эшләре
башкара.
Ул игътибар
иткәнчә, станциядә хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр өчен барлык уңайлыклар бар.
Станция составында – Зорге урамы астында ике җир асты кичүе.
“Хәзерге вакытта
объект паспорты төзү өчен барлык үлчәүләр ясалган”, - диде гендиректор. 4 май
көнне сынау өчен поезд йөртелгән. Марат Рәхимов сүзләре буенча, сынау
нәтиҗәләре яхшы.
Чыгыш ясаучы
билгеләп үткәнчә, яз соң килү тышкы төзекләндерү эшләрен тулы күләмдә
башкарырга мөмкинлек бирмәде. “Эшләр дәвам итә, ай дәвамында тәмамларга
тырышабыз”, - диде Марат Рәхимов.