И.Метшин: “Сынау матчы – барлык структураларның да үзара тәэсир итешүен җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә”
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче май). Бүген “Казан Арена” стадионында “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары
арасында үтәчәк тест матчы – булырга мөмкин булган вакыйгалар сценарийларын, барлык
структураларның да үзара тәэсир итешүен җентекләп тикшерү мөмкинлеге, дип
белдерде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
“Мондый генераль
репетицияләрнең әһәмиятен барыбыз да белә. Чемпионатны кабул итүче башка
шәһәрләргә караганда яхшырак та беләбездер, ләкин бу безнең уяулыкны киметергә
тиеш түгел. Тагын бер тапкыр сценарийны тикшерегә кирәк. Барлык җаваплы
җитәкчеләрне бүген әлеге мәсьәләгә җитди карарга, шәхси катнашырга, матч
механизмнарын җентекләп өйрәнергә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Искәртергә кирәк,
7 май көнне “Рубин” һәм “Уфа” командалары арасында футбол матчы үтәчәк. Аның барышында
стадионга якын территориядә (“соңгы миль”) барлык системаларның эшчәнлеге һәм
стадион хезмәтләре эше тикшереләчәк. Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары
уенны бушлай карый ала. Матч уңаеннан транспорт хәрәкәте схемасын үзгәртү һәм
чикләү планлаштырылган.