(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова). “Салават күпере” торак
комплексында төзелә торган 1224 урынык мәктәптә 1-нчы сыйныфтан 8-нчы сыйныфка кадәр 25 сыйныф
комплектацияләнгән. Казан Мэры Илсур Метшин 1-нче сентябрьдә ачылачак
уку йортының әзерлеген тикшерде. Шәһәр башлыгы фикеренчә, яңа мәктәп районның фән, мәдәният һәм
спорт тормышы үзәгенә әйләнәчәк.
Аның каршында музыкаль мәктәп, театр түгәрәге һәм спорт
секцияләре эшлиячәк.
Мәктәп төзелешенә “Торак” максатчан федераль программа буенча 1 млрд сум акча бүлеп
бирелде, шул исәптән яңа җиһазлар өчен 214 млн сум. Инженер-технология, физика-математика һәм спорт мәктәпнең төп юнәлешләре булыр
дип көтелә.
Хәзер объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. Бассейн төзелеше төгәлләнде, уку кабинетлары әзер, подрядчы җиһаз алу эшләрен башкара. “Янгынга каршы нормаларның үтәлешенә зур
игътибар бирелде”, - диде Киров һәм Мәскәү районнары администрация башлыгы Сергей Миронов.
И.Метшин мәктәп рестораны бинасын карап чыкты.
“Казанның
азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” акционерлык җәмгыятенең генераль
директоры Гүзәл Ананьева биредә балалар укудан ял итсен өчен, интерьерда ачык төсләр өстенлек итәчәген хәбәр итте. Мэр әлеге идеяне югары бәяләде һәм булачак ресторанның матур дизайнын билгеләп узды.
Спорт зал бинасы әзер диярлек. “Биредә спорт дәресләре башка балаларның игътибарын укудан алмасын өчен, акустик элементлар кулланырга планлаштырабыз, идәндә әйбәт имән паркет җәеләчәк. Залның бер
диварында рәсем төшереләчәк”, - диде С.Миронов.
Киләчәк актлар залын караган вакытта И.Метшин аны балалар һәм
микрорайонның башка кешеләре өчен дә уңайлы итеп эшләргә кушты. “Әлеге мәктәп районның фән, мәдәни, иҗтимагый һәм спорт үзәге булачак. Әлеге залларда мәктәп чараларыннан тыш әмәлләр дә уздырылачак. Мәктәпне барлык районга хезмәт итәчәк мәдәният һәм
спорт йорты итеп төзергә кирәк. Бинаның дәрәҗәсе иң югары таләпләргә һәм нормаларга туры килергә тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.
Мәктәп территориясендә спорт һәм актив ял өчен мәйданчыклар оештырылачак.
Искәртеп китик, соңгы 10 ел дәвамында балалар белем бирү учреждениеләре саны буенча Казан Россиянең барлык миллионлык шәһәрләрен дә уздырды. Былтыр шәһәрдә һәрберсе 1224 укучыга исәпләнгән ике заманча мәктәп ачылды. Быел Казан укучылары алдында өч яңа мәктәп ишекләрен ачачак:
“Салават күпере” торак комплексындагы уку йортыннан кала, “Светлая долина”
торак комплексында 800 укучылык мәктәп һәм Нокса авышлыгы районында 1224 укучылык мәктәп ачылачак.
шулай ук “Весна” торак комплексында 1500 укучылык мәктәп төзү эшләре
башланды.