(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районының Мусин ур.,17 адресы буенча урнашкан 177-нче номерлы лицейда
булып кайтты. Укучыларның ата-аналары белән бергә шәһәр башлыгы уку йортының 2017 елдагы эшчәнлеге
турында директор хисабын тыңлады. Быел лицей үзенең 10 еллыгын билгеләп уза.
Директорның хисабын тыңлар алдыннан Илсур Метшин лицей укучылары һәм аларның
казанышлары белән танышты. Балалар Казан Мэрына Россиянең мәктәп укучылары
хәрәкәтендә, шәһәр, республика һәм федераль сәнгать
конкурсларында катнашулары, шахмат спортында, фәнни эшчәнлектәге казанышлары һәм анимацион фильмнар ясау турында сөйләделәр.
Илсур Метшин мәктәпнең мәгълүмати технологияләр музеенда булды һәм “Квартал” мәктәп телевидениесе студиясенә интервью бирде.
Шәһәр башлыгы лицейның төзелеш вакытларын искә алды. Ул мәктәпләргә яңа стандарт билгеләгән, уникаль, киләчәк заман мәктәбе итеп төзелде. “Ул вакытта без кечкенә бөртек утырттык, хәзер исә 177-нче номерлы мәктәп стандарты федераль дәрәҗәгә күтәрелде”,
- диде шәһәр башлыгы.
Актлар залында укытучылар, ата-аналар һәм укучылар җыелган иде.
“2017 ел нәтиҗәләре буенча 177-нче номерлы лицей Татарстан Республикасының иң әйбәт белем бирү оешмасы
булып тора, әлеге факт диплом белән расланган, - дип башлады уку йорты директоры Илдар Имамов. –
шәһәр рейтингында лицей Казанның барлык лецей һәм гимназияләре арасында 4-нче урында тора.” Ул лицейның эшчәнлек юнәлешләре турында
сөйләде. “Мәктәп фәннәр һәм хезмәттәшлек академиясе” республиканың челтәр белем бирү мәйданчыгы уку йортының үзенчәлеге булып тора.
Укучылар җәмәгать тормышында гына түгел, ә укуда да югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2017 елда лицейның математика буенча уртача баллы 64,2 балл тәшкил итте,
рус теле буенча – 77,2. Чагыштыру өчен Казан буенча математика фәненең уртача балл күрсәткечләре 55,8, рус теле – 72,03. Чыгарылыш сыйныфларның күбесе БДИ
буенча 80-нән артык балл җыя. “Уку нәтиҗәләре әйбәт. Мин укучыларым белән горурланам”, - диде И.Имамов. ләкин директор билгеләп үткәнчә, 9-нчы сыйныф укучыларына биология буенча белемнәрен күтәрергә кирәк.
Лицейның проблемалары турында сөйләгәндә, Илдар Имамов уку йортында
артык күп кеше укуын әйтте. Лицейда 1693 укучы белем ала, ләкин аның
сыйдырышлыгы 864 кеше. Балалар ике сменада укый.
105 укытучыдан 8,3% - яшьләр, ә 17% пенсион яшькә җиткән педагоглар.
Илсур Метшин, үз чиратында, лицей ачылышында администрация алдында киләчәк заман
мәктәбе, җәмәгать һәм мәдәният
тормышы үзәге, балалар өчен сәләтләрен үстерү урынын булдыру максаты куелган иде. “Без куйган максатлар һәм бурычлар
гамәлгә ашырылуы шатландыра. Директор үзенә яңа бурычлар
билгеләве дә әйбәт. Директор
йөзеннән
укытучылар коллективына башкарган эшләре өчен бик зур рәхмәт! Казанның барлык 162 мәктәбендә дә шундый ук шартлар һәм коллективлар булсын иде!”, - диде Мэр.
Чыгыш азагында лицей директоры шәһәр башлыгына үзенең рәхмәтен
белдерде. Чарада шулай ук, Казанның
Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрация башлыгы Тимур Алибаев, Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы
Илнар Һидиятов һәм башкалар катнашты.