(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казан шәһәре Думасының XXV
сессиясе утырышында шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә шәһәр һәм республика бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты әмере белән
республика файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Фидакяр хезмәт өчен” медале белән 14 ел буенча “Казаньгоргаз” эксплуатацион-сәнәгать идарәсен җитәкләгән хезмәт ветераны
- Владимир Селиванов бүләкләнде.
Халыкка социаль ярдәм оештыру һәм намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” исеме
Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының эш башкару бүлеге башлыгы Надежда Казариновага бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән күпьеллык
фидакяр хезмәте һәм профессиональ эшчәнлектәге казанышлары өчен Казанның компрессион машинатөзелеше заводы хезмәткәрләре белән эш итү бүлеге башлыгы Светлана Хәйбуллинага Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте
тапшырылды.
Казан шәһәре Мэры боерыгы нигезендә фидакар хезмәте һәм шәһәрнең ритуал хезмәтләре өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертү өчен Казанның мактау
грамотасы Казанның ритуаль хезмәтләр оештыру буенча идарә башлыгы урынбасары Рөстәм Гәрәевка бирелде.
Намуслы хезмәте һәм хезмәтләр күрсәтү кулланучылар базары өлкәсен үстерүгә зур өлеш
керткән өчен Казанның мактау грамотасы белән этил спирт, алкоголь продукциясен җитештерүне, әйләнешкә кертүне һәм сыйфатын дәүләт котролендә тотуны тәмин итү һәм
кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясе Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова
бүләкләнде.
Намуслы хезмәте шәһәрнең җәмәгать туклану өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән өчен
Казан Мэры рәхмәте Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаментының он җитештерү участогы пешекче-бригадир Ольга Кувшиновага тапшырылды.
Шулай ук, намуслы хезмәте һәм туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Казан Мэры рәхмәте «Companion SP» сәяхәтләр кибете генераль директоры Сергей Пасечникка бирелде.