(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче август, Антон Ноздрин). Казан Мэры Илсур Метшин Г.Тукай исемендәге
1-нче татар гимназиясендә булып кайтты. Быелның җәендә анда агымдагы
төзекләндерү эшләре алып барыла. Быел 600 укучы белем ала торган Казанның борынгы
уку йортларының берсе 100 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей елында М.Гафури урамында
урнашкан уку йорты спорт залын, гимназия ишегалдындагы асфальт капламын
яңартырга һәм территорияне төзекләндерергә
планлаштыра.
Гимназияне карауны Илсур Метшин 1967 елда мәктәпнең 50
еллыгы уңаеннан ачылган тарих һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиядән
башлады. Учреждение директоры Гөлфия Шәмсиева сүзләренчә, музей Яңа Татар
бистәсенең тарихын чагылдыра.
Директор бинаның 2012 елда капиталь төзекләндерелүен сөйләде.
Быел агымдагы төзекләндерү эшләрендә спорт залын, гимназия ишегалдындагы
асфальт капламын яңарту һәм территорияне төзекләндерү каралган. И.Метшин спорт
объекты яхшы хәлдә торуын ассызыклады. “Срот залы 60 ел диярлек капиталь
төзекләндерү эшләреннән башка шундый яхшы хәлдә тора. Бу укытучылар
коллективының гимназиягә карата яхшы мөнәсәбәтен күрсәтә”, - диде Мэр.
И.Метшин шулай ук, 90 кешегә исәпләнгән ашханәне карап чыкты.
Г.Шәмсиева сүзләренә караганда укучылар саны арта бару сәбәпле ашханәнең эш
куәте җитми. Илсур Метшин Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобовка һәм Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының
генераль директоры Гүзәл Ананьевага бинаны зурайту шул исәптән, янкорма булдыру
мәсьәләсен карага йөкләде.
Учреждение территориясендә төзекләндерү таләп иткән балалар
мәйданчыгы бар. Шәһәр башлыгы А.Лобовка яңа мәйданчык булдыру мәсьәләсен
карарга йөкләде.
Гимназия 1960 елда төзелгән бинада урнашкан. Директор
сүзләренчә, гимназия тарихы күпкә иртәрәк – 1917 елда Яңа Татар бистәсендә татар башлангыч мәктәбе
ачылган вакыттан башланган. Анда ике укытучы эшләгән һәм 50-гә якын укучы белем
алган. 1960 елда мәктәп яңа бинага күчерелә һәм 35-нче мәктәп исемен ала.
Хәзерге атамасы гимназиягә 1990 елда бирелә.
Шәһәр башлыгы мәктәпнең 100 еллыгы Казанның гына түгел, ә Татарстанның
мәгариф системасы өчен дә мөһим
вакыйга булуын билгеләде. “Әлеге мәктәпнең тарихы 100 ел элек 2 укытучы һәм 50 укучыдан
башлануына ышанып булмый. Бу
вакыт эчендә мәктәпне бик күп күренекле укучылар тәмамлады, алар мәктәпне, шәһәрне,
республиканы таныттылар”, - диде Мэр. Казан Мэры гимназиянең педагогик
коллективына озак еллар буе күрсәткән
намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Сезнең хезмәтегезне хөрмәт итәбез.
Бөтен әйбердә директорның да, коллективның да кайгыртучанлыгы күренә.
Традицияләрне саклавыгыз һәм арттыруыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - диде Мэр. И.Метшин гимназиянең юбилеен югары дәрәҗәдә уздырырга кирәклеген искәртте.