(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче август, Михаил
Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Татарстан башкаласында яшәүче Анна Григорий кызы Труппны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Шәһәр башлыгы Вахитов районында яшәүче
юбилярны өенә килеп котлады һәм бәйрәм табыны артында аның кызы белән сөйләште.
Казан Мэры Анна Григорий кызына Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау сүзләре ирештерде.
Тыл хезмәтчәне,
хезмәт ветераны Анна Григорий
кызы Казанда 1948 елдан бирле яши. Ул бирегә 31 яшендә күчеп килгән. Юбилярның ире,
Лев Самуил улы Трупп Фин сугышын һәм Бөек Ватан сугышын узган. 1972 елда ул гүр
иясе булган. Анна Григорий кызының гаиләсу зур – ике кызы, өч оныгы һәм ике
оныкчыгы бар. Бер кызы – Ольга 12-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры.
Ул әнисе белән яши. Сүз уңаеннан, үз яшенә карамастан, Анна Григорий кызы өй
эшләрен үзе эшләргә тырыша.
“Мин 100 яшьлек
кешене беренче тапкыр гына котламыйм, һәм мин бер закончалык күрәм – 100 яшькә
җитүчеләр – позитив кешеләр. Алар һәр көнгә шатланалар, гаиләләренә рәхмәт
әйтәләр. Бу – озак яшәү середер”, - диде Илсур Метшин.
Анна Григорий
кызы сүзләренчә, бернинди сер дә юк. Ул күп укый һәм тормышның төрле өлкәләре
белән, бигрәк тә сәясәт белән кызыксына. “Мин безнең барлык җитәкчеләрне дә
беләм, күп гәҗит укыйм. Мин бит сәясәтче”, - дип сөйләде. Ольга Трупп сөйләвенчә,
атна саен ул әнисенә 5 гәҗит яздыра.
Шәһәр башлыгы
ветераннан гомеренең кайсы вакыты иң авыр, кайсысы – иң бәхетле иде, дип
кызыксынды. “Сугыш вакытында эшләдем, тормышның барлык авырлыкларын беләм. Эш
авыр иде – чыдадык. Хәзерлек эшләрен башкардык, лекцияләр белән чыгыш ясадык. Без
егетләрне намуслы, гадел эшләргә өйрәттек. Мин актив яшәдем, хәрәкәтсез, өйдә
утырып түгел”, дип хәтирәләре белән бүлеште Анна Григорий кызы.
“Чын күңелдән
Сезне котлыйбыз, сәламәт булыгыз! Кызыгыз өчен рәхмәт, ул – иң яхшы директорларның
берсе. Балаларыгыз белән горурлана аласыз”, - диде Илсур Метшин һәм юбилярга
зур плазмалы телевизор бүләк итте.
Анна
Труппны котларга шулай ук, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов килде.
Анна Григорий
кызы Трупп Калуга өлкәсенең Кондарово шәһәрендә туган, аннан 1934 елда Ленинградка күчеп киткән. 1943 елда ул
Ленинградтан Урал өлкәсенә эвакуацияләнә. 5 елдан соң ул Казанга күчеп килә һәм
авиация техникумына сәркәтип булып урнаша. Анна Трупп “Блокадалы Ленинградта
яшәүче” билгесе, “Фронтовик 1941-1945” билгесе, “Сугыш вакытында фидакарь
хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале һәм башка истәлекле
һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Барлыгы Казанда
100 яшьлек һәм аннан да олырак 45 кеше яши.