(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Антон Ноздрин). 30
августта Казанда Даурия урамының 27-нче йорты ишегалдында төзелә торган ясалма
капламлы яңа футбол кырын ачу тантанасы булачак. Футбол кыры янында махсус
резина капламлы балалар өчен спорт мәйданчыгы һәм воркаут өчен тренажерлар
белән җиһазландырылган спорт мәйданчыгы булачак. Казан Мэры җирле халык теләге белән төзелә торган әлеге
футбол кырын карап кайтты.
Исегезгә төшерик,
Илсур Метшинга якын-тирә йортларда яшәүчеләр футбол кыры төзү соравы белән
быелның май аенда эшлекле киңәшмә һәм Отрадная һәм Даурия урамнарының
ишегаллары территориясен капиталь төзекләндерү эшләрен тикшерү барышында мөрәҗәгать
иттеләр. Алар балачакта монда һәрвакыт футбол уйналуын, хәзер
якын-тирәдә тиешле кыр юклыгын искәрттеләр. Яшүсмер вакытында Мэр да монда футбол уйнаган булып чыкты.
23 метрга 43 метр
зурлыктагы кыр төзелеше турында Казан Мэрына подрядчы оешма “Таир-Групп”
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Илдар Хәбибуллин сөйләде. Ул эшләр
тәмамланып килә, ясалма капламны җәю эшләре калды, дип хәбәр итте. Илдар
Хәбибуллин сүзләренчә, ясалма газонда махсус дренаж тишекләре бар, алар кыр өслегеннән суны чыгарачак.
И.Метшин ясалма өслекнең
катылыгы, анарда уйнау куркынычсызлыгы белән кызыксынды. Подрядчы үзләренең
профессиональ футбол кырлары
төзүен ассызыклады. “Төзләр җәрәхәтләнмәячәк, гарантия бирәбез”, - диде ул
шәһәр башлыгына.
“Бу үзенчәлекле кыр, сорап алынган кыр. Мин барында монда 25
ел футбол уйнадылар, миңа кадәр дә 20 ел уйнадылар. Монда бөтен шәһәрдән
киләләр, район уеннары, районара уеннар да үтә”, диде И.Метшин. Аның
сүзләренчә, биредә футбол кырларын яхшы белгән футбол ветераннары уйнаячак,
кырны максималь рәвештә сыйфатлы итеп ясарга кирәк.
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров И.Метшинга
хәбәр иткәнчә, ишегалды тирәсендәге барлык 6 йорт та соңгы өч елда капиталь
төзекләндерелде. Хәзерге вакытта ишегалдын төзекләндерү буенча эшләр башкарыла. Р.Гафаров футбол кыры янәшәсендәге хуҗалык бинасында граффити
барлыкка киләчәк – футбол тубы
тоткан балалар, балалары белән йөрүче аналар һ.б., дип сөйләде. Шәһәр башлыгы әлеге идеяне
уңай бәяләде. “Өйләр капиталь төзекләндерелде, тормыш башка төрле, әлеге
граффитилар теләсә нинди һава шартларында да кәефне күтәреп торырга тиешләр”, -
дип билгеләде Мэр.
Әйтергә кирәк,
әлеге йортларда 800-ләп кеше яши. Янәшәдә берничә йөз бала шөгыльләнгән “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт
мәктәбе бар. Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, спорт мәктәпләрендә укучылар,
микрорайонда яшәүчеләр әлеге спорт кырына килеп уйный алачак.
Футбол кыры янында балалар мәйданчыгы төзелә. Р.Гафаров мәйданчык
балалар яшенә карап берничә зонага бүленәчәк, дип аңлатты. Шулай ук, биредә
воркаут өчен тренажерлы спорт мәйданчыгы да булачак. Шәһәрлеләр, эскәмияләр
урнаштыру һәм тротуарларны киңәйтү мәсьәләләре белән дә мөрәҗәгать иттеләр.