(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Антон
Ноздрин). Казанда кайнар су өчен түләүләр дифференцацияләнеп башкарылачак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен
түләүләрнең чик индексы 2017 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр 6,6% тәшкил
итәчәк. ТР Президентының түләүләр турындагы әмере проекты бүген Казан шәһәр
думасының XIX чираттан тыш сессиясендә расланды. Утырыш Башкарма комитетта
Казан Мэры Илсур Метшин
рәислеге астында үтте.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей
Фролов сүзләренә караганда, ведомство тарафыннан нормативларны исәпләү карарының
проекты әзерләнгән. Аның сүзләренчә, нормативлар дифференцацияләнеп, гаделлек
принципларын исәпкә алып эшләнгән. “Гамәлдәге тариф торак йортларның барлык
категорияләре өчен бердәм, яңа нормативлар торак йортларның техник
характеристикаларына нигезләнеп расланды. Бу үзәкләштерелгән кайнар су,
индивидуаль җылылык үзәкләре белән, изоляцияләнгән һәм изоляцияләнмәгән
торбалар белән йортлар”, - диде ул. Яңа нормативлар буенча, иң зур тайпылыш 4%
тәшкил итә – бу үзәкләштерелгән кайнар су бәлән тәэмин итү үзәкле һәм
изоляцияләнмәгән торбалы йортлар. Башка очракларда норматив гамәлдәге
нормативтан кимрәк булачак.
“Казанда торак йортларны үзәкләштерелгән җылылык
үзәкләреннән индивидуаль үзәкләргә күчерү программасы эшләгәнлектән, факт
буенча түләү суммасы үзгәрмәячәк, күп очракта ул кимиячәк”, - диде А.Фролов.
Казан шәһәр думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь
хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов әлеге карарны кабул итү
дөрес булачак, дип билгеләп үтте. “Кайнар су өчен түләүләр дифференцацияләнеп
саналачак, бу шәһәр халкының коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарын киметәчәк”, -
диде Э.Хөснетдинов.
ТР Президентының “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә 2017 елга
гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен кертелгән түләүләрнең күләме үзгәрүенең
чик (максималь) индекслары турында”гы әмерен депутатлар бертавыштан кабул
ителәр.