Илсур Метшин Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең июнь рейтингын әйдәп бара
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин
Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләре арасында “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системаның 2017 елның июнь ае медиарейтингында 1-нче урын
алды.
Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмати чараларның анализ
нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 24499 пункт тәшкил иткән.
Медиарейтингның икенче урынында Түбән Новгород шәһәре
башлыгы Елизавета Солонченко (11 633,5 пункт), өченче урында Самара башлыгы
Олег Фурсов (4 802,7 пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 41300 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Казан
Мэры берничә ай рәттән әлеге медиарейтингны әйдәп бара.