(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Антон Ноздрин). Казан
шәһәр Думасы депутаты, шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары
Рөстәм Нигъмәтуллинның вәкаләтләре, Татарстан Премьер-министрының беренче
урынбасары вазыйфасына билгеләнүе сәбәпле, вакытыннан алда туктатылды. Әлеге
карар Казан шәһәр Думасының Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислеге
астында узган XVI чираттан тыш сессиясе утырышында кабул ителде.
“Рөстәм Нигъмәтуллин 20 елдан артык эше, шәһәр
администрациясендәге фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәт сүзләренә лаеклы”, - дип
билгеләп үтте И.Метшин беренче вице-мэрның ТР Премьер-министрының беренче
урынбасары вазыйфасына билгеләнүен. Аның сүзләренә караганда, бу – җаваплы эш
һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин
тарафыннан күрсәтелгән зур ышаныч.
Казан Мэры Р.Нигъмәтуллинның зур белгеч һәм аппарат эшенең “төбеннән
күтәрелгән” кеше булуын ассызыклап үтте.
Р.Нигъмәтуллин, үз чиратында, Башкарма комитеттагы
хезмәттәшләренә бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан Илсур Метшин Рөстәм
Нигъмәтуллинга “Казан файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” шәһәр бүләген
тапшырды.