17 майда Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнеләчәк
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Михаил Ченцов). 17-нче
майда Казанда “Рубин” – ЦСКА арасында футбол буенча Конфедерацияләр кубогына сынау матчы уздыру сәбәпле шәһәрнең
кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнеләчәк. Шәһәр Мэриясендә узган традицион
аппарат киңәшмәсе барышында болар хакында Башкарма комитетның спорт проектларын
тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Роман Ивачев хәбәр итте.