(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Михаил Ченцов). 20-нче май көнне Казанда, игелекле эшләр декадасы кысаларында, гомумшәһәр “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” узачак. Чара Татарстан башкаласының барлык районнарында да оештырыла – Горький паркында, “Континент” паркында, Горки-Әмәт урманында һәм “Химиклар” мәдәният йорты каршындагы Каенлыкта, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.
Спикер билгеләп үткәнчә, ярминкәнең барлык мәйданчыклары да 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Парклар һәм скверлар территориясендә хәйрия базарлары оештырылачак, биредә Казан мәктәпләре укучылары әзерләгән кул эшләнмәләрен һәм тәм-томнарны алып булачак. “Традиция буенча ярминкә дәвамында җыелган барлык акчалар да шәһәрнең Добро Mail.Ru сервисында тикшерү узган хәйрия фондларына тапшырылачак. Барчагызны да балаларга һәм аларның изгелек эшләргә омтылуларына ярдәм итәргә чакырам”, - диде А.Фәизов.
Моннан кала, ярминкәдә казанлыларны бай эчтәлекле концерт-күңел ачу программасы көтәчәк. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе фикеренчә, Игорь Крутойның популяр музыкасы академиясе укучылары һәм укытучылары тарафыннан “Мәрхәмәтле Казан” проектына иҗат ителгән гимнны тәкъдим итү чараның мөһим вакыйгасы булып торачак.
Үзенең доклады ахырында А.Фәизов И.Метшинны һәм барлык казанлыларны бүген Казанда старт алган игелекле эшләр декадасы чараларында, шул исәптән шәһәркүләм “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”ндә катнашырга чакырды.
Шәһәр җитәкчесе Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе чакыруына кушылды һәм шәһәрлеләрне ярминкәдә балаларга булышырга өндәде. “Иң мөһиме – безнең балалар, аларның теләкләре, һәм аларның әти-әниләре дә читтә калмас дип ышанабыз. Бернинди дә мәҗбүрилек юк! Барысы да ихлас күңелдән булырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.