(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Алсу Сафина). Казанда “МЧС”
торак комплексында тагы 87 фатир урнашкан өч подъезд кулланышка тапшырылды. Торак
комплекста Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты, ул өлеш кертеп фатир
алучыларны көтеп алынган вакыйга белән котлады һәм әлеге һәм башка торак
комплекслардагы проблемаларны чишү буенча эшләр турында сөйләде.
Йортта барлыгы 527 фатирга 7 блок (18 подъезд). Яңа ел
алдыннан йортның беренче блогының өч подъезды тапшырылган иде. “А” блогында тапшырылган
өч подъездны исәпкә алып, барлыгы 165 фатир тапшырылган. “Моңа кадәр күрешкәндә
78 фатир, өч подъезд тапшырылды. Аллага шөкер, алга китеш бар, хәзер 87 фатир
тапшырабыз”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе бер фатирны караган вакытта.
Шәһәр җитәкчесе 11 га мәйданлы җир участогы рәсмиләштерү
процессында булуын билгеләп үтте, ул өлеш кертеп фатир алучыларның проблемасын
чишәр өчен федераль милектән республиканыкына күчерелә.
Шәһәр башлыгы проблемалы йортлар буенча алып барыла торган
эш аркасында “Царицынский бугор” торак комплексында төзелеш башланганлыгын һәм “Молодежный”
торак комплексында 3-нче номерлы йорт төзелеше тәмамланып килүен хәбәр итте.