(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Алсу Сафина). Казан Мэры
Илсур Метшин шәһәрнең үзәк җәяүлеләр урамында йөргән вакытта Бауман урамында
урнашкан объектларга карата таләпләр булдырырга һәм аның үсеше буенча гомуми
концепцияне тәкъдим итәргә кушты. Шәһәр башлыгы Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе җитәкчесе Андрей Лобов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван
Кузнецов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм шәһәрнең баш рәссамы
Жанна Белицкая белән Бауман урамының комплекслы үсеше турында фикер алышты. Мэр
сезонлы сәүдә объектларын, җәйге кафе, шулай ук әлеге урамдагы ишегалларын
карады.
Башкала җитәкчесе 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына
кадәр территориянең концепциясен әзерләргә кушты.
Шәһәр башлыгы “Макдоналдс” рестораны артындагы төзекләндерелмәгән
һәм ташландык хәлдә булган ишегалдын карады, арендага алучыдан әлеге
территориягә карата булган планнары белән кызыксынды. Илсур Метшин территорияне
арендага алучыга әлеге мәйданчыкны тәртипкә китерергә тәкъдим итте, Мэр
фикеренчә, моның өчен биредә яшеллек, чәчәкләр утырту да җитә.
Уңай мисал буларак Илсур Метшинга “Казан мөсафирханәсе”
комплексының ишегалды киңлегенең ничек төзекләндерелүен китерделәр. Бауман ур.,
68 адресы буенча урнашкан бинада хостел урнашкан.
“Әкият” кафесы артындагы ишегалдын шулай ук яхшыртып булыр
иде. Кафе учредительләренең берсе булган Максим Шарипов сөйләп үткәнчә, аларга
караган әлеге территория күбесенчә яссылыклы парковка буларак кулланыла икән. Казан
Мэры әлеге территорияне нәтиҗәлерәк куллану буенча милекчеләр белән фикер
алышырга тәкъдим итте.
Җәйге кафеларга Илсур Метшин аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә
караганда, соңгы елларда барлыкка килгән эволюция күзгә ташлана – утырып чәй
эчәр урыннар шәһәрдә бермә-бер арткан. Мэр 2018 елгы чемпионатка кадәр вакытлы
төзелешләр, аларның чәчәкләр белән бизәлеше һәм башка тасвирламаларын үз эченә
алган регламентны әзерләргә кушты.