(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген Җиңү көнендә Казанда “Үлемсез полк” акциясе узды. Тантаналы йөрештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре һәм гражданнар катнашты.
Быел Казандагы чарада 120 меңнән артык кеше катнашу теләген белдерде. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары фотоларын күтәреп барды. Чара Татарстанның башкаласында гына түгел, ә бөтен районнары һәм шәһәрләрендә узды.
Казан Мэры Илсур Метшин маршка әтисе ягыннан бабасы – Мөзәгыйть Мөхәммәтша улы Метшин портреты белән чыкты. Ул бөтен сугышны узган – беренче көннән алып 1945 елгы Җиңүгә кадәр көрәшкән. Биш яра, ике контузия алган.
Күп санлы маршта катнашучылар Ирек мәйданы - Карл Маркс ур. - Лобачевский ур. - Кремль ур. - Беренча май мәйданы - Меңьеллык мәйданы маршруты буенча уздылар.