(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать
итте. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, республика башлыгы төп игътибарны
татарстанлыларның тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлтте.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Казан халыкның
тормыш сыйфатын үстерү курсын дәвам итәчәкләр: “Юлламада кешеләр турында –
балалардан алып пенсинерларга кадәр – күп әйтелде. Илдәге катлаулы икътисади
хәлгә карамастан, республиканың үсүе дәвам итүе һәм икътисадта да, шул ук
вакытта социаль проектлар буенча да үрнәк булуы сөендерә”. Илсур Метшин
катлаулы икътисади шартларда Татарстанның барлык республика программаларын
саклап калуын аеруча билгеләп үтте.
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында ТР
Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында узган чарада ТР Премьер-министры
Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, Федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы әгъзалары, Татарстан
Республикасының чит илдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Хисап
палатасы җитәкчесе, муниципаль берәмлек башлыклары, сәнәгать предприятиеләре,
банк, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе, иҗтимагый оешма
вәкилләре һ.б. катнашты.