Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең устав эшләре буенча Комитетының чираттан тыш утырышында катнашты
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең устав эшләре Комитетының
чираттан тыш утырышында катнашты, чара Испаниянең Барселона шәһәрендә узды.
Утырышта катнашучылар Боготада узачак киләсе Бөтендөнья
җирле һәм төбәк хакимият саммитына, шулай ук торак һәм тотрыклы шәһәр үсеше буенча БМО конференциясенә (Хабитат III) әзерлек
буенча фикер алыштылар.
Билгеләп үтәбез, 12-15 октябрь көннәрендә узачак саммитта
2016-2019 елларга “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”кә яңа җитәкчелек
сайлаячаклар. Истанбул Мэры Кадыйр Төпбашның “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият” президенты вазыйфасындагы икенче срогы тәмамлана. “Ул эшне бик актив
алып барды, әлеге оешманың абруен җитди дәрәҗәгә күтәрде”, - диде Казан Мэры
Илсур Метшин.