(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Алсу Сафина).
Татарстан башкаласында сайлаулар бик яхшы үтте. Сайлаулар кампаниясен тәмамлап,
әлеге бәяне бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин бирде.
Аның фикеренчә, Казанда “Бердәм Россия”нең ышанычлы җиңүе шәһәр һәм республика
хакимиятенең җәмәгатьчелекне борчый торган мәсьәләләрне системалы рәвештә хәл
итүенә бәйле.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, 19-нчы сентябрь сәгать 7.00
алынган якынча мәгълүматлар буенча, Казандагы сайлау участокларына 54% халык
килгән, Татарстан буенча әлеге күрсәткеч 82,7% тәшкил итә.
Шәһәр башлыгы Казанда бердәм федераль округ буенча тавыш
бирүнең сәгать 7.00 алынган якынча нәтиҗәләрен китерде. “Бердәм Россия” 73,45%
тавыш җыеп, триумфаль җиңүгә иреште. КПРФ-ка - 6,5%, “Гадел Россия”гә - 5,2%, ЛДПРга
- 4,5%, “Россия коммунистлары”на - 2,4%, “Яблоко”га - 1,5%, “Родина”га1% тавыш
биргәннәр”, - диде И.Метшин.
Бер мандатлы сайлау округы буенча Фатих Сибәгатуллин - 60%,
Илдар Гыйлметдинов 55% тавыш җыйган. Бер мандатлы сайлау округы буенча лидер -
Иршат Минкин. Аңа 62% тавыш бирелгән. “Без ТР Үзәк сайлау комиссиясе игълан
итәчәк нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез. Ул РФ Дәүләт Думасына безнең
арабыздан лаеклы көрәштәшләребезне игълан итәчәк”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән
бергә зур эш башкарылуын әйтеп үтте. Республикада һәм Казанда бик күп очрашулар
оештырылганлыгына басым ясады. “Без сайлаучылар белән ишегалларында, хезмәт
коллективларында очраштык. Үзебез булган җирдә хакимият партиясенә
ышанганлыклары турында ишеттек. Без наказлар кабул иттек, аларны игътибар белән
өйрәндек. Бу алдагы срок өчен Дәүләт Думасы депутатларына гына түгел, безгә дә
эш предметы булачак”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
“Казанлылар күпме эш башкарылганлыгын күрәләр. Казанның меңьеллыгын
билгеләп үткәннән бирле Татарстан башкаласында системалы рәвештә шактый
мәсьәләләр хәл ителә. Универсиада, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты
үткәрелде. Болар шәһәр халкына уңайлыклар тудырган глобаль проектлар”, - дип
ассызыклады Казан Мэры. Ул шулай ук Татарстанда, шул исәптән Казанда гамәлгә
ашырыла торган 53 республика программасына: ишегалларын капиталь төзекләндерү,
юл төзелеше, торак фондын капиталь төзекләндерү, спорт мәйданчыкларын төзүгә
игътибарны юнәтте.
Илсур Метшин Казанда сайлау кампаниясен оештыруда катнашкан
һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Казанда сайлау кампаниясе бик яхшы үтте.
Барысы да закон буенча оештырылды. Бүгенге көндә алынган мәгълүматлар буенча,
бер генә хокук бозу очрагы да теркәлмәгән”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры сайлаучыларга актив булулары өчен рәхмәт
белдерде. “Казан сайлаучылары гражданлык җаваплылыгы күрсәттеләр, бу бик
күңелле хәл, - диде шәһәр башлыгы. – Сайлау участокларына бик күп яшьләр килде,
монысы да бик мөһим. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә күп булды”.
Илсур Метшин матур гадәт буенча тавыш бирүчегә участокта
браслет бирелгәнлеген искә төшереп үтте. Ул җәмәгать транспортында бушлай йөрү
хокукы һәм “Казан Арена” стадионы территориясендәге чараларга бушлай керү
мөмкинлеге бирә. Шәһәр башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре
буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге җирлектә көн дәвамында 150 меңнән
артык халык булганлыгын җиткерде. “Бәйрәм рухы сизелә иде. Коеп яңгыр яуганда
да мәйданда халык бик күп булды. Кешеләр кулчатырдан
файдаланып тамаша карады, беркая да китмәде”, - диде Мэр.