(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Казан
Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов FISU Халыкара студентлар
спорты федерациясе президентының генераль киңәшчесе вазифасына билгеләнде. Әлеге
оешманың штаб-фатиры Лозаннада урнашкан. Бу турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Шәһәр башлыгы Игорь Сивовка “Казан
шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы өчен FISU –
аерым әһәмияткә ия оешма. “FISU Казанда оештырырга теләгән проектларны һәм
оешма президенты Олег Матыцинның Универсиаданы оештыруга һәм үткәрүгә әзерлек
башлап җибәргән беренче көннәрдән үк безнең белән бергә булуын исәпкә алганда, без
әлеге тәкъдимгә каршы килә алмадык”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Ул әлеге
карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплавын җиткерде.
Шәһәр башлыгы хәзерге вакытта FISU белән бергә хәл ителә
торган проект турында җиткерде. Бу – Татарстан башкаласында халыкара
волонтерлар лагерын оештыру. Моннан тыш, FISU универсиадалар үткән шәһәрләр ассоциациясен
һәм укыту үзәген булдыру тәкъдиме белән чыккан. “Универсиадага әзерлек эшләрен
башлап җибәргәч, нәрсәдән һәм ничек башларга икәнен белмәдек. Заявка кампанияләрендә
катнаша торган шәһәрләр саны чиксез”, - диде И.Метшин. Аның сүзләренчә, оештыручылар
фикере буенча, ассоциациянең штаб-фатиры шулай ук Казанда булачак.
“Безнең команда әгъзаларыбызга республика һәм федераль
дәрәҗәдә ихтыяҗ барлыгы сизелә. Бу беренче очрак кына түгел. Менә хәзер исә
хезмәттәшебез халыкара орбитага чыга, - диде Илсур Метшин. – Моңсу, аерылышасы
килми”. Ул Игорь Сивовка башкарган эше өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Бу күп
эшләр эшләнгән ачык, катлаулы, җаваплы чор булды”, - диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, И.Сивов “2013 елда Казан шәһәрендә XXVII
Бөтендөнья җәйге Универсиада башкарма дирекциясе” генераль директоры урынбасары
вазифасын үтәде. “Мин Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантанасын оештыру
комитеты рәисе буларак шуны әйтә алам, Игорь Крутойдан соң икенче урында Игорь
Сивов булды, - диде И.Метшин. - Креатив, ачык, талантлы, бик җаваплы кеше. Әлеге
сыйфатлар яңа эш фронтында тагын да камилләшер дип ышанам”.
Игорь Сивов, үз чиратында, Казан Башкарма комитеты
Аппаратында җитәкче булып 2 елда 8 ай эшләвен билгеләп үтте. “Әлеге вакыт минем
өчен тулы бер гомергә тиң. Мин әлеге вазифага килгәндә кем идем дә - хәзер кем –
бу ике төрле кеше, - диде ул. – Шушы вакыт аралыгында булган вакыйгалар – минем
өчен зур тәҗрибә. Аны китаптан укып та, өйрәнеп тә булмый. Моның аша үтәргә
кирәк”. Ул Казан Мэры Илсур Метшинга, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга
һәм Казан Башкарма комитеты Аппаратының барлык хезмәткәрләренә уңышлы уртак эш
өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Белешмә
Игорь Вениаминович Сивов 1980 елның 9-нчы июнендә Казанда
туган.
2002 елда “Халыкара мөнәсәбәтләр” белгечлеге буенча “ТИСБИ” идарә
академиясен тәмамлый.
2012 елда “Executive MBA” курсы буенча Мәскәүнең “Сколково”
идарә мәктәбен тәмамлый.
2002-2008 еллар – “ТИСБИ” идарә академиясенең студентлар
клубы директоры урынбасары (Казан).
2008-2011 еллар - Казан шәһәренең “Бәйрәм программалары дирекциясе”
МУП директоры
2009-2011 еллар - “2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья
җәйге Универсиада башкарма дирекциясе” генераль директоры урынбасары (килешү
буенча)
2011-2014 еллар - “2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья
җәйге Универсиада башкарма дирекциясе” генераль директоры урынбасары
2014 елдан – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе
2016 елның сентябрь аеннан - FISU Халыкара студентлар спорты
федерациясе президентының генераль киңәшчесе.