Казанда шәһәрдәге өстәл теннисы үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин катнашлыгында шәһәрдә өстәл теннисы үсеше мәсьәләләре буенча
түгәрәк өстәл узды. Чарада шулай ук ТР өстәл теннисы федерациясенең беренче
вице-президенты Геннадий Аргаков, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана
Вострикова һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында соңгы еллардагы өстәл теннисына нәтиҗәләр чыгарылды
һәм әлеге спорт төрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Соңыннан Илсур Метшин Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенең
тренировка мәйданчыкларын карады һәм хәзерге вакытта үзәктә бара торган бокс
буенча бөтенроссия туринирының бер көрәшен тамаша кылды.