Илсур Метшин Россия футбол берлегенең Башкарма комитет составына керде
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU,
24-нче сентябрь). “Рубин” футбол клубы президенты, Казан Мэры Илсур Метшин Россия
футбол берлегенең Башкарма комитетының яңа составына сайланган. Әлеге карар оешманың
чираттан тыш конференциясендә кабул ителгән, чара 24-нче сентябрьдә Мәскәү
шәһәрендә үткән.
Россия футбол берлегенең Башкарма комитет составына барлыгы
21 кеше кергән. Шулай ук конференция кысаларында Россия футбол берлегенә яңадан
президент сайланган. Әлеге вазыйфаны РФ спорт министры Виталий Мутко башкара. Моннан
кала, 2030 елга кадәр Россия Федерациясендә Футбол үсеше стратегиясе нигезендә
кабул ителгән, дип хәбәр ителә Россия футбол берлегенең рәсми сайтында.