(Казан шәһәре KZN.RU,
13-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Бу елның октябрь аена планлаштырылган
“Заречная” канализация-насос станциясе төзелеше халык өчен өстәмә тариф
түләүләрен кертүгә сәбәп булып тормаячак. Моннан кала, станцияне тулысынча
автоматлаштыру һәм югары технологияле заманча насос һәм фильтрлы җиһазлар белән
тәэмин итү көтелә, болар исә һава һәм җирне пычратмаска мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр өчен әһәмиятле булган объект төзелеше әзерлеге турында Мэриядәге аппарат
киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләп үтте.
“Заречная” КНС
төзелешенең беренче этабы “Водоканал” МУП инвестиция программасы хисабына
башкарылачак. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта әлеге
программага үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала, һәм, мөгаен, челтәрләргә тоташу
өчен аерым түләү күләме билгеләнәчәк. Әмма бу тарифларда чагылыш тапмаячак.
Станция югары технологияле заманча насос җиһазлары белән
тәэмин ителәчәк. Моннан кала, КНС тулысынча автоматлаштырылачак.
И.Гыйниятуллин сүзләре буенча, “Заречная” КНС төзелешен
башлау бу елның октябрь аенда булыр дип көтелә, ә инде 2017 елның өченче
кварталында аны тапшырырга планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшин авария хәлендәге объект мәсьәләсен
(“Верхняя” КНС 1973 елдан бирле эшли) Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чишеп
булганлыгын җиткерде. “Казанда “Заречная” КНС төзелеше – шәһәр инфраструктурасы
өчен әһәмиятле карар, ул яңа инвестиция мәйданчыкларын барлыкка килүгә дә ярдәм
итәчәк”, - диде Мэр.