(Казан шәһәре KZN.RU,
14-нче сентябрь, Алсу Сафина). Ел ахырына кадәр Казанда җир өсте электротранспорты
паркы тулысынча яңартылачак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм
Казан Мэры Илсур Метшин башкалага кайткан яңа троллейбусларны һәм трамвайларны
карадылар.
Бу елда Татарстан башкаласы өчен “Тролза 5275.03” модельле 70
троллейбус (Энгельс шәһәре) һәм “71-623-02” модельле 22 бер секцияле трамвай вагоны (Усть-Катав
шәһәре) алынган. “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвев
сөйләп үткәнчә, яңа электротранспорт барлык маршрутларда да эшләячәк, һәм
тиздән бер генә иске трамвай һәм троллейбус та калмаячак.
Билгеләп үтәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы
белән июль-август айларында “Метроэлектротранс” МУП 30 троллейбус һәм 12 бер
секцияле трамвай вагоннарына килешү төзегән иде. Шуларның бүгенге көндә 4
троллейбусы һәм 6 трамвай вагоны килде.
Татарстан Президенты һәм Казан Мэры яңа трамвай вагонын,
шулай ук Казан елга порты каршындагы мәйданга куелган троллейбусларны карадылар
һәм “Метроэлектротранс” МУП хезмәткәрләре белән аралаштылар.
Яңа электротранспортны карау чарасында шулай ук Казан
муниципаль берәмлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин,
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Транспорт
комитеты рәисе Айдар Габделхаков һәм башкалар катнашты.