(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Җәйге
ял вакытында Казанның балалар лагерьларында җитди гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде.
Моңа күптөрле ведомстволарның җайга салынган эше аркасында ирешелгән. Татарстан
башкаласындагы 28 мең мәктәп укучысын үзенә җыйган җәйге сәламәтләндерү
кампаниясенең нәтиҗәләре турында шәһәр Мэриясендәге аппарат киңәшмәсендә Башкарма
комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.
Докладчы сүзләренә караганда, лагерьлардагы җәйге ял Россия
кулланучылар күзәтчелеге, янгын күзәтчелеге, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка
структуралар белгечләренең даими контроле астында узган. Берничәсендә видеокүзәтү
һәм радиотапшыру системалары эшләгән.
Муниципаль лагерьлардагы барлык 49 смена да профильле булган
һәм махсус комиссиядә белгечләр бәяләмәсен алганнар. Кампания старт алыр
алдыннан белем бирә торган семинарлар узган, сменаларның җитәкчеләре һәм
тәрбиячеләре белән даими эш алып барылган.
Аның сүзләренә караганда, белгечләр максималь сандагы
юнәлешләрне колачларга тырыша. Илсур Метшин профильле сменаларны уздыруны уңай бәяләде.
“Балаларның саф һавада ял итүе генә түгел, ә өстәмә белем алулары да мөһим. Әлеге эшне
дәвам итәргә кирәк”, - диде Казан Мэры.
А.Фәизов 2017 елга җәйге кампания оештырылышының төп
бурычларын билгеләп үтте.
“Инфраструктураны
саклап калу катлаулы иде, әмма без моңа ирештек. Ел саен без һәр лагерьны
эшләтеп җибәрер өчен акчалар бүлеп бирдек. Бүген исә без башка материаль-техник
хәлдә, әмма, Казандагы җәйге ял инфраструктурасын тасвирлаганда, аның шактый
таушалганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Шуңа да карамастан, балалар өчен җәйге
кампания Казанда ел саен актив уздырыла”, - диде Мэр.
Тулаем алганда, Илсур Метшин фикеренчә, Татарстан Президенты
ярдәме белән республикада балалар өчен җәйге ялны оештыруга тиешле игътибар
бирелә.