(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Алсу Сафина). 10-нчы
сентябрьдә Каанның яңартылган парк һәм скверларында оештырылган шәһәркүләм
“Игелек ярминкәсе”ндә 3,5 млн. сумнан артык акча җыелган. Әлеге акчалар шәһәрнең
хәйрия фондларына, шулай ук авыр тормыш ситуациясенә тарыган укытучыларга һәм
балаларга юлланачак. Бу хакта бүгенге аппарат киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Илсур Метшин шәһәрдә оештырылган барлык “Игелек
ярминкәләре”ндә дә булды, оештыручылар һәм укучылар белән аралашып кайтты.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов хәбәр иткәнчә, ярминкәдә 25 хәйрия фонды, 164 мәктәп катнашкан, 30
меңнән артык кеше чарага килгән. Игелек атнасы кысаларында волонтерлар 50-дән
артык акция үткәргән.
Исегезгә төшерәбез, “Мәрхәмәтле Казан” проекты кысаларында
5-нче сентябрьдә Казанда Игелек атнасы старт алды. Атна дәвамында Казанның
барлык мәктәпләрендә дә игелек дәресләре уздырылды. “Әлеге балаларга карап
сокланып, аларның ихлас һәм изге күңелле булуларына карап сөенеп кенә була”, -
дип билгеләде Илсур Метшин әлеге хәйрия проектында катнашучы балалар турында.
Моннан кала, 1-нче сентябрьдә Казанның барлык беренче сыйныф
укучыларына Игелекле эшләр көндәлеге тапшырылды. Казан Мэры балаларның әлеге
көндәлеккә бик теләп үзләренең изге гамәлләрен теркәүләре һәм көндәлекнең зур
кызыксыну уятуы хакында сөйләде. “Әлегә нәтиҗә бар дип әйтә алмыйбыз – без
әлеге юлның башында гына. Әмма без ясаган беренче адым шатландыра һәм өмет
уята”, - дип ассызыклады И.Метшин. Ул Игелек дәресләрен уздыруда катнашкан
спортчыларга, сәнгать эшлеклеләренә һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары
вәкилләренә рәхмәт белдерде.
Илсур Метшин әлеге хәйрия проектларын тормышка ашыру дәвам
ителәчәк дип ышандырды.