Илсур Метшин Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәр премиясе секретаре белән очрашты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин кичә Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәр премиясе секретаре, Бөтендөнья шәһәрләр саммиты
директоры идарәчесе господин Ларри Нг Лай Хок белән очрашты. Очрашу ТР
башкаласы Башкарма комитетында узды.
Господин Ларри Нг Лай Хок “Шәһәр дизайны архитектурасы һәм
осталыгы” төркеме (AUDE) һәм шәһәрне яңа баштан планлаштыру идарәсе директоры
будып тора. 20 елдан атык архитектор тәҗрибәсенә ия булган г-н Ларри Нг Лай Хок
күптөрле яңа дизайнер карарлары булдырган, аның проектлары Сингапурда дәүләт
торак төзелеш стандартларын югары дәрәҗәгә күтәргән.