Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнаштылар
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Бүген республиканың барлык мәчетләрендә дә мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете намазлары узды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Быел бәйрәм намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уздырды. Исегезгә төшерәбез – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге меңгә якын татарстанлы Мәккәдә хаҗ сәфәрендә.
Мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, Җәлил хәзрәт Фазлыев Корбан бәйрәменең тарихын сөйләде. Коръән буенча, бәйрәм иманы өчен улын корбан итәргә әзер булган Ибраһим пәйгамбәр хөрмәтенә үткәрелә. Аллаһы Тәгалә корбанны сарык белән алыштыра.
Татарстанның баш казые бу көннәрдә бары тик изге гамәлләр кылырга, аерып әйткәндә авыру һәм өлкән кешеләрне кайгыртырга өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Вәгазьдән соң гает намазы укылды.