И.Метшин: “Корбан бәйрәме безне игелекле эшләргә, сабырлыкка һәм бер-беребезгә карата хәерхаһлы мөнәсәбәттә булырга чакыра”
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Корбан гаете белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Ихлас күңелдән сезне Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Мөселманнар өчен әһәмиятле булып торган Корбан бәйрәме Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтлелеген һәм кодрәтен символлаштыра. Бүген, мәчетләргә барып һәм намазлар укып, без әлеге бәйрәмнең борынгы традицияләрен саклап киләбез. Берничә гасыр элек кебек үк, Корбан гаете, бөтен дөнья мөселманнарын берләштереп, изге гамәлләр кылырга, сабырлык һәм бер-беребезгә карата хәерхаһлы мөнәсәбәт күрсәтергә чакыра.
Изге бәйрәмебез көнендә барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә укыган догаларыбызны һәм изге гамәлләребезне кабул итеп алсын, үзенең хәер-рәхмәтенә ирештерсен!” – диелә котлауда.