(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Алсу Сафина, Антон
Ноздрин). Парклар һәм скверлар көнендә Казанда “Игелек ярминкәсе” уздырылды,
чара Татарстан башкаласындагы көзге Игелеклелек атнасын тәмамлады. Хәйрия
чаралары реконструкцияләнгән парк һәм скверларда 164 мәктәп һәм хәйрия
оешмалары көче белән әзерләнде, чарада Казан Мэры Илсур Метшин да булып кайтты.
Икеләтә бәйрәм чарасына – Парклар һәм скверлар һәм хәйрия
базарлары көненә - әзерлек иртә таңнан берничә мәйданчыкта башланды: “Континент”,
“Сосновая роща” (Химиклар мәдәният йорты) һәм Горький исемендәге паркларда, “Звездный”
скверында һәм башка урыннарда. Төзекләндерелгән ял итү зоналары территориясендә
импровизацияләнгән сәүдә рәтләре ясалган иде, аларда район мәктәпләрендә
укучыларның кул эшләнмәләре һәм тәм-томнар тәкъдим ителде. Чарага килгән барлык
кунакларны да бай эчтәлекле концерт программасы көтте: иҗат коллективлары чыгыш
ясады, мастер-класслар, конкурслар, флешмоблар һәм кыр “кухнясы” оештырылды.
Илсур Метшин “Игелек ярминкәсе” уздырылучы мәйданчыкларда
булды, чараны оештыручылар һәм балалар белән аралашты.
Соңыннан Илсур Метшин шәһәркүләм игелек ярминкәсенең барлык
катнашучыларына, һәм иң беренче чиратта, ачык һәм изге күңелле булулары өчен
балаларга рәхмәт белдерде.
Шәһәр җитәкчесе белән бергә “Игелек ярминкәсе”ндә Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат
Фәизов, шулай ук район башлыклары катнаштылар.
Билгеләп үтәбез, “Игелек ярминкәсе” барышында җыелган барлык
акчалар да мохтаҗ балаларга юлланачак.