(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Алсу Сафина). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Вахитов районының татар телендә белем бирә торган 27-нче
номерлы гимназиясендәге 1б сыйныфында игелеклелек дәресе уздырды. Укучылар шәһәр
җиткәчесенә 1-нче сентябрьдә алынган игелекле эшләр көндәлекләренә нинди
язмалар кертүләре турында сөйләделәр.
Балалар Татарстан башкаласында 10-нчы сентябрь көнне узачак
шәһәркүләм игелеклелек ярминкәсенә кул эшләре әзерли башлаган икән. Илсур Метшин
укучыларга ярминкәләрнең ни өчен кирәк булуры турында сөйләп үтте.
Соңыннан Казан Мэры мәктәпнең яңартылган спорт залын карап
чыкты.
Шәһәр җитәкчесе әлеге мәктәптә беренче генә тапкыр булмавын
билгеләп үтте – 2012 елда биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
программасы буенча комплекслы капиталь ремонт үткәрелгән.
“Сезнең мәктәпнең
нинди ачык һәм актив тормыш алып баруын күрәм, биредә укучы балалар саны арта. Боларның
барысы да директор һәм укытучыларның үз эшләренә яратып каравы турында сөйли”,
- диде Илсур Метшин. Ул укучыларга әлеге бердәмлек һәм команда рухын сакларга
кушты.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин да мәктәптә кунак
булдылар.