(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Казан
Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбедә район башлыкларына һәм оператив
хезмәт җитәкчеләренә Татарстан башкаласында Республика көнен һәм Шәһәр көнен
әзерләү һәм үткәрүне шәхси контроль астына алырга кушты.
“Бу – җаваплы көн. Күп сандагы шәһәрлеләр һәм башкала
кунаклары шәһәр урамнарына чыгачак. Һава торышына әмер бирә алмыйбыз, әмма
калган мәсьәләләрдә бәйрәм “болытсыз” булырга тиеш, - дип билгеләде шәһәр
җитәкчесе. – Бәйрәмне беренче тапкыр гына оештыруыбыз түгел. Шулай да
җаваплылык белән әзерләнергә, бәйрәм барышын, әзерлекне контрольгә алырга кирәк”.
30-нчы августта Казанда җәмәгать тәртибе һәм халык иминлеген
1,5 меңнән артык полиция хезмәткәре саклаячак, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков.
Аның сүзләренә караганда, Республика көне һәм Шәһәр көне 10
рәсми мәйданчыкта уздырылачак. 30-нчы августта бәйрәм башланганчыга кадәр ике
сәгать кала барлык мәйданчыклар махсус белгечләр-кинологлар тарафыннан
тикшереләчәк. Бүгенге көннән алып һәм бәйрәм беткәнчегә кадәр салют һәм
пиротехник җайланмалар аттырылачак урыннарда полиция хезмәткәләре тәүлек
әйләнәсе кизү торачаклар.