(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Казанда Василий
Аксенов әсәрләренең татар телендәге җыентыгын тәкъдим итәләр. Китап чыгарылышы
ТР башкаласындагы X юбилей “Аксенов-фест” әдәби фестивален уздыруга багышлана, ул
2-нче сентябрь көнне Качалов исемендәге Казан драма театрында ачылачак. Бу хакта
бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат
Абзалов хәбәр итте.
Казан белән бәйле әсәрләр җыентыгы шәһәр Мэриясе
булышлыгында Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган. Бу – Василий Аксеновның
татар телендәге беренче китабы. Китапның презентациясе 5-нче сентябрьдә Казан
ратушасында узачак.
Фестивальның юбилей программасында 20-дән артык чара
планлаштырылган. Иҗади очрашулар, кинокуелышлар Аксенов йорт-музеенда, Казан
мәдәният институтында, Казан ратушасында, Аксенов скверында, шулай ук Зөя
шәһәрчегендә узачак. Бу елда фестиваль афишасы Кино елы тематикасы белән бәйле.
Фестиваль кунаклары арасында шагыйрьләр һәм язучылар да бар: Александр Табаков,
Евгений Попов, Андрей Геласимов, “Октябрь” журналының баш мөхәррире – Ирина
Барметова, шулай ук кинематограф өлкәсендәге шәхесләр.
Казан Мэры Илсур Метшин фестиваль программасында әдәбият
өлкәсендәге танылган кешеләр белән беррәттән яңа исемнәр дә тәкъдим
ителгәнлеген билгеләп үтте.