(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Бүгенге
эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин Мәдәният идарәсе һәм Туризм
үсешенә булышлык күрсәтү комитетының яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте. Ачык сайлап
алулар нәтиҗәсендә Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитетына җитәкче итеп
Дарья Санникова, ә Мәдәният идарәсенә башлык итеп Азат Абзалов билгеләнде. Моңа
кадәр алар структур бүлекчәләрнең җиткәчеләре вазыйфаларын башкара иделәр.
“Дарья Александровна белән без Универсиадага әзерлек
барышында таныштык. Шул вакытта ук аны күреп алып, эшкә чакырдык. Универсиададан
соң җитәкче дәрәҗәсенә кадәр үсте”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Якты шәхесләр бар иде, Азат Искәндәрович аларны үз
командасына алырга карар кылды”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Ул ачык сайлап алулар соңгы ике ай эчендә барганлыган
җиткерде. “Тулаем алганда 36 кеше әлеге вазыйфага дәгъва белдерде: Мәдәният
идарәсе җитәкчесе вазыйфасына 25 кеше һәм Туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү
комитеты директоры вазыйфасына - 11”,
- диде Илсур Метшин.
“Без берничә яхшы идея ишеттек, бер өлеше инде тормышка
ашырыла. Фантастика өлкәсендә дә идеяләр булды. Тәкъдимнәр күп булганда яхшы,
шәһәр хуҗалыгының теге яисә бу юнәлешен үзгәртү теләге бар”, - дип билгеләде
шәһәр җитәкчесе.