(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 2016 елның июль ае
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы регионнары
башкалалары арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингын
әйдәп бара.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә
Илсур Метшинның медиандексы 2057,69 пунктны тәшкил иткән. Узган айда
массакүләм-мәгълүмат чараларында Илсур Метшинның Казан ратушасында шәһәр
зооботаника бакчасы өчен уникаль фирма стиле ясау буенча оештырылган конкурс
җиңүчесен атавы турында яздылар. Шулай ук И.Метшин шәһәрнең рекреацион
зоналарын төзекләндерү буенча эшләр барышын карап кайтты. Моннан кала, Казан
Мэрының Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен 2016-2020 елларда Европа Советының Җирле
һәм төбәк хакимияте конгрессында тәкъдим итәчәклеге турында хәбәр иттеләр.
Медиарейтингның икенче урынында – Самара Мэры Олег Фурсов (1324,26
пункт), өченчедә - Саратов шәһәре башлыгы Олег Грищенко (838,51 пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 31800 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Казан Мэры
берничә ай рәттән әлеге медиарейтингны әйдәп бара.