(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Казан Мэры Илсур
Метшин Декабристлар урамындагы капиталь ремонт ясалган 154-нче номерлы йортны карап
кайтты. Биредә үзәк җылылык бирү, салкын су белән тәэмин итү, канализация,
электр белән тәэмин итү системалары гына алмаштырылмаган, подвалга, түбәгә,
подъездларга ремонт ясалган, шулай ук керү төркеме шале стилендә бизәлгән. Моннан
кала, подъездга кергәндә велопарковка барлыкка килгән.
1964 елда төзелгән 5 катлы йортның комплекслы ремонттан соң
яңа тормышы башланган кебек.
“Программа эшли башлаганнан бирле без инде
2026 йортны ремонтладык. 8 ел эчендә капиталь ремонтка мохтаҗ булган Казан
торак фондының 40% реомнтланды, - дип билгеләп үтте Казан Мэры. – Сездән
көнләшүчеләрнең саны да кими бара. Көнләшүчеләр калган булса, якын арада аларга
да килербез”.
“Җитешсезлекләрегез булмавы сөендерә. Мин биредә әле күптән түгел
генә язын булдым. Җәй әле бетмәде, ә ремонт инде ясалган”, - дип өстәде Илсур Метшин
һәм капремонтны ясаган подрядчыларны мактап үтте. Эшләрне “Прогресс” ҖЧҖ
подрядчы оешмасы уздырган.
Илсур Метшинны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, подрядчы оешма
һәм идарәче компания вәкилләре озата йөрделәр.