И.Метшин Илһам Сабировны “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Бүген ТР Экология һәм
табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам
Сабиров үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Экология министрлыгында эшләүче хезмәткәрне
Казан Мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
Шәһәр башлыгы күпьеллык намуслы хезмәте һәм әйләнә-тирә
мохитне саклауга шактый зур өлеш кертүе өчен Илһам Сабировка “Казан шәһәре
файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен
тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Илһам Сабиров ТР Экология министрлыгының Үзәк
территориаль идарәсендә 2012 елдан бирле җитәкчелек итә, аңа кадәр ул шәһәрнең
экология полициясендә җитәкче иде.
Бүләкләү тантанасында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге Башлыгының беренче урынбасары – шәһәр
Думасы Рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан шәһәр Думасы сәркатибе
Людмила Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев һ.б. катнашты.