(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Ксения Швецова). Казанның
Идел буе районында Р.Зорге урамы, 103 адресы буенча бина төзелә, киләчәктә бирегә
“21-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау
учреждениесе “күченәчәк”. Төзелешне бу елның декабрь башына тәмамларга
ниятлиләр. Сырхауханәнең яңа бинасында авырулар өчен уникаль шартлар
булдырылачак – медицина учреждениесендә югары технологияле медицина ярдәме
күрсәтелү белән беррәттән, авыруларны аякка бастыру һәм тернәкләндерү бүлеге,
бассейн, амбулатор хирургия үзәге һ.б. ачылачак. Биредә эшләрнең ничек баруы
белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адель
Вафин танышып кайтты.
21-нче номерлы сырхауханә Горки-2 микрорайонында һәм
Салмачы, Вишневка, Восточный, Плодопитомник, Алтан торак массивларында
яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. 2018 елга хезмәт күрсәтеләчәк халык саны 83 мең
кешегә җитәр дип көтелә. Сүз уңаеннан, Идел буе районы – шәһәрнең иң зур һәм
төзелеш эшләре актив бара торган районнарның берсе булса да, соңгы 10 ел эчендә
биредә бер генә дәвалау учреждениесе дә төзелмәгән. “Төзелә торган бина безнең
сырхауханәдән әллә ни ерак түгел, бу җир өлеше озак еллар буш торды. Шунлыктан
без бирегә медицина учреждениесенең барлык функциональ бүлекләрен урнаштыру
тәкъдиме белән чыктык”, - дип сөйләде “21-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе”
дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Диләрә Алтынбаева.
Күршедәге төзелә торган бинага “күченү” халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең
сыйфатын тагын да яхшыртачак – әлеге мәйданда сырхауханә өчен кирәкле барлык
бүлекләр ачылачак, күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең спектры киңәйтеләчәк
һәм сырхауханәнең алдагы үсеше өчен шартлар булдырылачак.
А.Вафин сүзләренчә, сырхауханәнең иске бинасы (Зорге урамы,
121) 20 мең кешегә исәпләнеп проектлаштырылган булган. Шунлыктан табиблар
җитмәү мәсьәләсе буенча җитди кыенлыклар чыккан. Төзелеш эшләре тәмамланганнан
соң әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк. “Биредә төрле юнәлештәге белгечләр эшләячәк,
без амбулатор хирургия үзәген ачырга уйлыйбыз. Бу – бик мөһим эш, чөнки медицина
учреждениесенә төрлечә яраланган авырулар килә, даими рәвештә операцияләр таләп
ителә. Терәк-хәрәкәт аппары буенча гына да ел саен 30 меңнән артык операция
ясала. Яңа шартлар биредә авыруларга операция ясау мөмкинлеге бирәчәк. Без
әлеге проектны хуплаган ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Һәм аның
ярдәме белән хәзерге вакытта биредә бик зур эшләр бара”, - диде А.Вафин.
Баш табиб Д.Алтынбаева билгеләп үткәнчә, Идел буе районында
яшәүчеләр өчен иң җитди кыенлыкларның берсе – ул эшли торган сырхауханә составында
хатын-кызлар консультациясе булмау. “Безнең хатын-кызларыбыз – ә аларның саны
36 меңнән артып китә – Даурия һәм Мәүлетов урамнарында урнашкан ике хатын-кызлар
консультациясенә йөриләр. Бу пациентлар өчен бик уңайсыз”, - диде Д.Алтынбаева.
Аның сүзләренчә, медицина учреждениеләре бик ерак, һәм әле өстәвенә чиктән тыш
күп эш йөкләнгән – консультациядә бер табиб-гинеколог 4059 хатын-кызга хезмәт
күрсәтә. Әлеге күрсәткеч, норматив буенча, 2200 булырга тиеш. Сырхауханәнең яңа
бинасында хатын-кызлар консультациясе бүлеге ачылырга тиеш.
Казан Мэры Идел буе районының медицина учреждениесендә
хатын-кызлар консультациясе ачылуның сәламәтлек саклау үсеше юлында тагын бер
җитди адым булуын билгеләп үтте.
А.Вафин Мэрга сырхауханәнең булачак бинасы проектын тәкъдим
итте һәм биредә ачылачак төп бүлекләр турында сөйләде. Яңа бинада Идел буе районында
яшәүчеләрнең барысы һәм Совет районының бер өлешендә яшәүчеләр өчен консультатив-диагностика
үзәге ачылачак.
Моннан тыш, сырхауханәдә аякка бастыру һәм тернәкләндерү
бүлеге ачылачак.
Күчмә утырышта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре
буенча идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев һәм башкалар катнашты.