(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казанда күптән түгел төзелгән
Спортның ишү төрләре үзәгендә булып кайттылар. Алар тренировкалар залларын
карады һәм республиканың ишү төрләре буенча җыелма командаларының эше белән
танышты. Җитәкчеләрне ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм ТР
Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре озата йөрде.
Комплексның беренче катында җитәкчеләр Татарстанның волейбол
буенча ирләр һәм хатын-кызлар студент җыелма командалары белән аралашып алды. Татарстан
- ирләр җыелма командасы тренеры хатын-кыз булган бердәнбер регион. Олеся
Матвиенко җитәкчеләргә команда казанышлары турында сөйләде һәм Татарстанда
спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар булуын ассызыклады.
Комплексның икенче катында республиканың ишү командасы
тренировкалары бара иде. Биредә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә
тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә ала. Әлеге залда һәм ачык суда 400-дән артык бала
спорт белән шөгыльләнә.
Һава торышы начар булса, бассейнда да күнекмәләр үткәреп
була. Ул дөнья стандартларына туры килә һәм дөнья дәрәҗәсендәге спорт
йолдызларын да кәнәгатьләндерә.
Җитәкчесе медицина фәннәре докторы Илдус Әхмәтов булган
тернәкләнү үзәге базасында 2 мең спортчы турында мәгълүмат бар. Илдус Әхмәтов
сүзләренә Россиядән читтә дә колак салалар. Аның тернәкләнү һәм организм
мөмкинлекләрен арттыру буенча технологиясе дан казанган.
Торак комплекста 230 дан артык кеше урнаша ала, дип хәбәр
итә ТР Хөкүмәте порталы. Буш номерлар аз, чөнки Казанда ишү каналының яңа
сезоны ачылган. Татарстан Президенты һәм Казан Мэры тренировкалар барышын тулай
торакның күзәтү мәйданчыгыннан карый алды.