(Казан шәһәре KZN.RU,
2-нче июнь, Зилә Гайфи). Казан Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районының Адоратский
һәм Четаев урамнарында урнашкан “Свей” фирмасы” һәм “Вектр” ЯАҖ йортларының
төзелеш мәйданчыкларын карап кайтты. Шәһәр җитәкчесе объектларны бәяләде,
фатирларны карады һәм өлеш кертеп фатир алучыларның сорауларына җавап бирде.
Беренче булып Адоратский һәм Четаев урамнары киселешендә
урнашкан “Алтын урта” торак комплекс төзелеш мәйлданчыгын карады. Ул үз эченә 4
йортны ала. Илсур Метшин гомуми мәйданы 30466,1 кв.м булган 5-нче номерлы 18
катлы йорт белән танышты. Башта йортта 16 кат һәм 390 фатир булырга тиеш
булган, әмма фактта 19 кат һәм 434 фатир төзелгән, торак булмаган биналарның
мәйданы 1800 кв.метр, 72 парковка урыны каралган. Бүгенге көндә йортта 390
фатир сатылган, шул исәптән инвесторларга – 20843 кв.м мәйданлы 285 фатир. 17
каттан 18 катка кадәрге фатирлар сатылып беткән.
Хәзерге вакытта йортта 1-4 подъездларда электр щитларын
урнаштыру, 1-3 подъездларда асылмалы түшәмнәрне ясау һәм монтажлау, 1 һәм 3
подъездларда идәннәргә бетон җәю, түбәдә вентиляция системасы япкычларын
урнаштыру, парковка урыннарында пилоннарны көчәйтү, керү юлларында монолит
эшләр һәм чүп-чарны җыештыру буенча эшләр алып барыла. Өлеш кертеп фатир алырга
теләүчеләр белән сөйләшкән вакытта Илсур Метшин әлеге йорттагы барлык
мәсьәләләрнең дә чишелә торган булуын искәртеп үтте.
Шәһәр җитәкчесенә 6-нчы номерлы йортның өлеш кертеп фатир
алучылары да мөрәҗәгать иткән. Әлеге йортның 9 катын “Свей” төзегән һәм моңа
кадәр бирелгән рөхсәтне бозган. 9 кат һәм 5 секциядән торган торак йорт
төзелешенә рөхсәт бирелгән, әмма “Свей” 19 кат һәм 6 секция итеп төзегән. Йорт эксплуатацияләнә
алмый, һәм яшәүчеләрнең тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч тудыра, дип
раслыйлар Казан дәүләт-архитектура-төзелеш университеты белгечләре тарафыннан
уздырылган экспертиза нәтиҗәләре.
Мэр белән сөйләшкән вакытта өлеш кертеп фатир алучылар
Теркәү палатасы эшеннән зарланып алды. Аларның фикеренчә, учреждение
хезмәткәрләре аларны бутаган. “Теркәү палатасы җирле органнарга да, республика
хакимият органнарына буйсынмый. Тикшерү комитеты хәзерге вакытта документларны
теркәгән һәм аларны кабул итүче кешеләр белән шөгыльләнә. Безнең аларга карата,
сезнеке кебек үк, сорауларыбыз шактый күп”, - диде Мэр.
Билгеләп үтәбез, 3-нче номерлы йорт белән дә шундый ук хәл. Илсур Метшин өлеш кертеп фатир алучыларны
ышандырганча, тикшерү органнары һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, төзүчеләр
барлык проект документларын тиешле тәртипкә китерсен өчен, төзелешне туктаткан.
4-нче номерлы йортта яшәүчеләр дә йортның киләчәге белән
кызыксынды, әлеге йортның беренче блогы тапшырылган, икенчесе әлегә юк. Өлеш кертеп
фатир алучыларның сүзләренә караганда, йортның рөхсәт документлары тәртиптә,
катлар буенча кагыйдәләр үтәлгән, объект үзе 85%-ка төзелгән һәм 2015 елның
декабрендә тапшырылырга тиеш булган. Азат Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, банк-санатор
булып килә торган “Тимер банк”, проект һәм техник документлар тиешле тәртипкә
китерелү белән, төзелешкә кушылу вариантын карый.
“Алтын урта” торак комплексының өлеш кертеп фатир алырга
теләүчеләре белән очрашу азагында Илсур Метшин катлаулы ситуациягә тарыган
казанлылар проблема белән бергә-бер калмаячакларына ышандырды.
Соңыннан Илсур Метшин Четаев урамындагы “Вектр” ЯАҖ
төзүчесенең йорт төзелеш мәйданчыгын карады. Бүгенге көндә биредә территорияне
төзекләндерү эшләре бара, фасад ясала, офис, түбә эшләре башкарыла.
Инде 11 еллап йортларын көтә торган өлеш кертеп фатир алучылар
тиздән өйле булуларына өметләрен барлыгын белдерде. Шуның белән беррәттән
аларны фатирларын үз милке итеп рәсмиләштерү мәсьәләсе дә борчый. “Без әлеге
мәсьәләне контрольдә тотабыз. Документларны рәсмиләштерү буенча авыр булган
эшне бергәләшеп үтәрбез һәм дөрес юлны табарбыз. Генподрядчы һәм заказ бирүче
арасында бәхәсле мәсьәләләр бар. Бүгенге көндә иң мөһиме – йорт эксплутациягә
тапшырылсын өчен, барлык эшләрне дә төгәлләү. Ай-ай ярымнан соң йорт
эксплутациягә тапшырылыр дип уйлыйбыз”, - диде Мэр.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары башлыгы Тимур Алибаев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе
җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель
Габделхаков, “Свей” фирмасы” ҖЧҖ конкурс идарәчесе Сергей Лашкин, “Тимер банк”
идарәсе рәисе Айрат Камалов катнаштылар.