Әлеге минутларда Казан Ратушасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы” республика конкурсының шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бара. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 10 номинациядә җиңүчеләрнең исемнәре аталачак, номинацияләр арасында түбәндәгеләр бар: “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”, “Хатын-кыз – галимә”, “Минем тормыш – минем һөнәрем”, “Хатын-кыз – лидер” “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Өченче буын каһарманы”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Ир-ат – игелекле йөрәк”, “Ир-ат - лидер”.
Шәһәр җитәкчесе тантананы тамаша кылучыларны сәламләде. “Яраткан хатын-кызларыбызның бәйрәме өчен яз башыннан да яхшырак вакыт юктыр, - диде И.Метшин. – Сезнең һәрберегез, хөрмәтле хатын-кызлар, язның үзенә охшагансыз – матур, якты, канатландыру сәләтенә ия. Нәкъ менә сез – безнең төп илһам чыганагы, сезнең өчен эшлисе һәм уңышка ирешәсе килә”.