Казан Мэры Совет районында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Казанның Совет районында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеш башланды. Фучик ур., 86а адресы буенча урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешен бүген Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
“АкТаш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәйданда нигез ташы салу эшләре тәмамланган. Төзелеш эшләре график буенча бара, балалар бакчасы төзелешен 15-нче июльгә тәмамларга ниятлиләр.
Илсур Метшин әлеге объектның Совет районы өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте, биредә 5 меңләп бала балалар бакчасына юллама алырга чиратта тора. “Фучик урамындагы микрорайон яңа балалар бакчаларына мохтаҗ, күбесенчә биредә яшь гаиләләр яши, моннан кала, йортлар тыгыз урнашкан, шәхси торак сектор да, ипотека йортлары да бар. Балалар бакчасы урыны үзе искиткеч, экологик яктан чиста. Әмма балалар бакчасын төзеп кую белән генә эш бетми, аны яхшы персоналлар, уку-укыту технологияләре белән тәэмин итү дә мөһим булып тора. Әлеге балалар бакчасына зур өметләр баглыйбыз, шуңа да төзелешне билгеләнгән вакытында тәмамлау зарур”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен бу елның июлендә кулланышка тапшыру планлаштырыла. ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән социаль программалар кысаларында бу елда Казанда 3210 бала балалар бакчаларына юллама ала алачак.