"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасы президенты Татарстан башкаласында бара торган зур үзгәрешләрне билгеләп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Ел саен Казанның халыкара аренадагы роле арта бара, ул, үзе турында бөтен дөньяга җиткереп, яңа дәрәҗәләргә чыга. Татарстан башкаласында үтүче спорт чаралары да, мәдәни чаралар да югары дәрәҗәдә үтә, алар шәһәрнең үсешенә булышлык итә һәм уңай үзгәрешлргә китерә. Бу хакта “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының президенты, Истанбул Мэры Кадыйр Төпбаш “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия бүлеге үсеше мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә белдерде. Хәзерге вакытта ул ТР башкаласында эшлекле сәфәрдә.
Илсур Метшин Казанга дүртенче тапкыр килүче “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” президенты Кадыйр Төпбашны Татарстан башкаласында сәламләде. “Безнең һәр очрашуыбыз – сәяси тәҗрибә, лидерлык һәм нәтиҗәлелек дәресе”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасы эшчәнлегенең әһәмиятлелеген билгеләп үтте, аның ярдәмендә муниципалитетлар шәһәр төзелеше сәясәтенең актуаль мәсьәләләре чишелешенең уңай тәҗрибәсе белән уртаклаша алалар. Шулай ук ул Истанбулның конфессияара мөнәсәбәтләрне җайлау, инновацияләрнең гармонияле кушылмасы һәм традицияләрне саклау өлкәсендәге тәҗрибәсен, аларны Казанда да уңышлы гына кулланып булганлыгын билгеләп үтте. “Карарлар кабул иткән вакытта мин аларны Истанбулныкы белән чагыштырам, без әлеге шәһәрнең тәҗрибәсенә таянабыз һәм аның кебек булырга омтылабыз”, - дип нәтиҗә чыгарды Илсур Метшин һәм Кадыйр Төпбашка ярдәме һәм Казанга карата булган игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Истанбул Мэры, үз чиратында, һәр килгән саен Татарстан башкаласында барган уңай үзгәрешләрне күрүен билгеләп үтте. “Казан елдан-ел халыкара аренада зур роль уйный һәм, үзе турында бөтен дөньяга белдереп, яңа дәрәҗәгә чыга”, - диде Кадыйр Төпбаш. Ул Казанның бай тарихы һәм мәдәнияте турында бөтен дөньяга җиткерә алуы турында билгеләп үтте.
Кадыйр Төпбаш Истанбулның туризм өлкәсендәге уңай тәҗрибәсе турында сөйләп үтте: соңгы берничә елда туристлар агымы 2,8 млн.-нан 12 млн. кешегә кадәр үскән. Истанбул Мэры сүзләренә караганда, Казан да шул юл буенча хәрәкәт итә.
Утырыш барышында чарада катнашучылар “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасының Евразия бүлеге эшчәнлеге турындагы хисапны тыңлады.
Фоторепортаж