Әлеге чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасында эшлекле сәфәрдә. Президент бүген Тәбриз шәһәрендәге сәнәгать предприятиеләрен карап йөрде. Әлеге чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Дәүләт эшлеклеләре караган беренче объект - Тәбриз кафель плиткасы җитештерү заводы. «Tabriz Tile» плитка җитештерү заводы 1983 елда оештырыла. Ләкин завод 1995 елдан гына эшли башлый. Завод территориясе 15 га мәйданны тәшкил итә. Биредә 600гә якын хезмәткәр эшли. 2003 елда керамика җитештерү буенча Испания заводы белән килешү төзелә. Завод «Keraben» дигән испан бренды белән товар җитештерә башлый. Җитештерелүче продукция күләме елына 10 млн. кв. м тәшкил итә.
«Tabriz Tile» заводы керамик плитка җитештерү һәм әлеге продукцияне читкә чыгару буенча дөньядагы иң эре җитештерүчеләрдән санала. Төп сату базары – Якын Көнчыгыш һәм БДБ илләре.
Рөстәм Миңнеханов предприятиенең җитештерү мәйданнарын, әзер продукция саклана торган складларны карады. Президент әлеге завод белән кызыксынганлыгын белдерде, бергәләп эшләү вариантларын карарга тәкъдим итте.
Аннан соң Татарстан Президенты Иран трактор төзү компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә булды, дип хәбәр ителә республика башлыгының матбугат хезмәтендә.