ТР Президенты Тәбриз шәһәрендә Иран-Татарстан эшлекле форумында катнашачак
Делегация составында шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Иран Ислам Республикасында. Делегация составында шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да бар.
Иранга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Фән һәм технологияләр буенча Иран вице-президенты Сурена Саттари, Иран чит эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф, Иран сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Мөхәммәд Реза Нәматзадә, дәүләт хакимияте органнарының башка вәкилләре белән очрашты. Моннан тыш, Ш.Бәхәшти исемендәге Университетка һәм Тәһрандагы «Пардис» технопаркына барды.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Иран-Татарстан эшлекле форумында (Тәбриз шәһәре) катнашачак.